,
search took 0.001 sec. Search results
- Галим, аның ирен почмаклары, нәфис борын яфраклары дерелдәп китүен күрсә дә, сүзеннән туктамады, хәзер ул, акка-карага карамыйча, йөрәгендә тупланган барлык үпкәләрен Мөнирәнең күзенә карап әйтергә ашыга иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- – дип сорады ул, бармак очлары белән генә Галимнең кулына кагылды, Галим Мөнирәнең бу ихтыярсыз хәрәкәтенең чын күңелдән икәнлеген акылы белән түгел, күңеле белән генә аңлап алды. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Шатлыгы эченә сыймаган Галим, шәһәргә кайтып, Кабанда көймәдә йөрергә чакырды. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галим, каерылып ишә-ишә, көймәне күл уртасына куды. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Биек тау башына салына башлаган финанс-экономика институты шәһәр өстенә күтәреп куелган шикелле тора. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ләкин язның бу якты кичендә Казан зәңгәр диңгез кырыенда утырган ерак көньяк шәһәренә охшый иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ботан бакчасына җитәрәк, көймә күпер астыннан үтәргә тиеш иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- 88 Йөрәк шатлыгын ишкәкләргә генә салып бетерә алмагач, Галим, шәһәрнең атаклы җырчысына охшатып, «Мәрфуга» ны җырлап җибәрде: … Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Кире кайтканда, караңгы төшкән, Кабан күле өстенә ай юлы сузылган иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галим, кайдадыр яңгыраган гармун тавышына колак салып, көймәне нәкъ шул алтынсу ай юлы өстеннән алып кайтты. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)